Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелде

28 апрельдә бөтен дөньяда Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Бу көннең исеме: «Хезмәтне саклау һәм хезмәтне саклау өлкәсенең киләчәге». Шушы вакыйга уңаеннан «Кайгырту» Үзәге дирекциясе халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәтне саклау торышы белән бәйле Үзәкнең җаваплы белгечләре белән киңәшмә үткәрде. Әлеге эш Татарстан Җөмһүрияты Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм иҗтимагый яклау министрлыгы күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән башкарылды. Әлеге көнгә багышланган мәгълүмат белән үзәкнең хезмәтне саклау буенча белгече Гәрәев Д.И. чыгыш ясады.

Бу көн 1989нчы елда Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан оештырыла, ягъни быел бәйрәм 30нчы тапкыр билгеләп үтелә.

Соңгы яңарту: 2019 елның 28 апреле, 23:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International