Инвалидлар декадасы кысаларында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йорты үзендə кунаклар кабул итүен дəвам итə. Бүген, 7 нче декабрьдə, социаль хезмəт алучылар янында Рəшит Зыятдинов булып китте. Язмышы гадилəрдəн түгел аның, 1995 елда инвалид кала (бер аягын югалта), əмма бу куркыныч хəлдəн соң да сынмый-сыгылмый, тулы канлы тормыш алып бара, спорт белəн шөгыльлəнə, һəр яшəлгəн көнгə куанып гомер итə. Килүенең дə максаты: бу жирдə һəммə кешенең бертигез булуын һəм мөмкинлеклəргə чиклəр юк икəнен, һəрвакыт максат куеп яшəргə кирəклекне интернат-йортта яшəүчелəргə төшендерү.
Рəшид Зыятдинов өлкəннəргə үзенең көр кəефен өлəште, чөнки аларының да тормышлары жиңеллəрдəн булмаган, күбесенең сəламəтлеге дə начар. Ул үзе язган шигырьлəрне укыды, тормышы турында сөйлəде. Барыннан да бигрəк Рəшид Зыятдиновның өлкəннəр белəн бергəлəп гармунга башкарылган жырлары күңеллəрне күтəрде. Монда битараф калучылар булмады, барысы да кушылып жырладылар, өлкəннəр күтəренке яхшы кəеф белəн таралыштылар.
.jpg)