Тәрбияле бала – күп кенә әти-әниләрнең хыялы. Моңа ничек ирешергә? Баланы ничек дөрес итеп тәрбияләргә?
Тәрбия – ул үзенчәлекле сәнгать. Ул, әлбәттә, гаиләдән башланырга тиеш. Балалар беренче тормыш дәресләрен гаиләдә ата-аналар белән аралашканда ала. Балаларда ярдәмчеллек, кешеләргә карата әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләү өчен башта ата-аналарга үзләренә тиешле дәрәҗәдә булырга кирәк. Бала тәрбияләүдә гаиләнең өлеше бик зур.
Балачакта ук салынган яхшы сыйфатлар һәм үз-үзеңне тоту кешене тормыш дәвамында озата бара. Гаилә шәхес формалаштыруга йогынты ясаучы мөһим күренеш булып тора. Нәкъ менә гаиләдә балалар тормышка яраклаша. Бары тик гаиләдә генә баланың бу дөньяны аңлау нигезләре салына, ул беренче елдан ул әхлакый кыйммәтләрне, иҗтимагый кагыйдәләрне, мәдәни гореф-гадәтләрне үзләштерә.
2019нчы елның 10нчы апрелендә «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә хисапта торучы гаиләләр өчен Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге һәйкәли музей директоры, фәннәр кандидаты, атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт шәһәренең җәмәгать шурасы әгъзасы Гыймранова Диләрә Кави кызы катнашында «Тәрбияле бала галәмнен бөтен байлыгын алыштыра алмый» дигән чара оештырылды.
Әлеге чарада күренекле галим һәм дин эшлеклесе, язучы һәм публицист, мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең рухи мирасы аерым урын алып тора иде. «Балачагында алган тәрбияне алга таба дөньяның барлык халыклары да үзгәртә алмый», «Тәрбияле бала галәмнең бөтен байлыгын алыштыра алмый» – менә Ризаэттин Фәхретдин тәрбияле бала турында ниләр әйтеп калдырган. Тормыш юлын балаларга белем бирүгә, мәдрәсәдә укытуга багышлаган Ризаэддин хәзрәт гаиләдә, мәктәптә, җәмгыятьтә бала тәрбияләү мәсьәләләрен дә читләтеп үтә алмаган. Үзе дә тату гаилә башлыгы, алты бала атасы буларак, әлеге мәсьәләләргә зур игътибар биргән һәм тәҗрибәсе белән уртаклашкан.
Чараның максаты: шәхеснең әхлакый үсешен һәм тәрбия асылларын һәм ысулларын ачу.
Бурычлары: балаларны һәм ата-аналарны «тәрбияле кеше», «әдәплелек», «игелеклелек» төшенчәсе белән таныштыру, сөйләмдә «әдәпле» сүзләр куллану кирәклеген күрсәтү, аралашу мәдәниятен тәрбияләү, кешеләргә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Тәрбияле һәм акыллы бала әти-әнисе өчен иң зур байлык. Мондый бала бу тормышта әти-әнигә бәхет һәм иминлек чыганагы булып тора, ә соңыннан исә аларны искә алу һәм аларның рухларына дога кылып шатлык китерә. Тәрбияләнгән бала шундый кыйммәт һәм кадерле ки, галәмнең барлык, шул исәптән, аерым алган дәүләтнең байлыгын да алыштыра алмый. Тәрбияле бала бетмәс-төкәнмәс игелек һәм бәхет чыганагы булачак. Тәрбияле һәм игелекле булу бик гади. Моңа һәрбер яшь кеше ирешә ала. Моның өчен әти-әниләргә бәхет-шатлык теләргә, тирә-юньдәгеләрдән рәхмәт сүзләрен ишетергә, аларның мәхәббәтләрен һәм яхшы карашларын тоярга гына кирәк.
Балалар тәрбияләү – мөһим һәм җавалы эш., ул ахыр чиктә шәхеснең билгеле бер карашлар эзлеклелеге булдыруга китерә. Ата-аналар белән балалар арасындагы үзара хезмәттәшлек баланың үсеп киткәндә, гомумән, җәмгыять белән һәм аерым кешеләр белән үзара бәйләнештә турыдан-туры роль уйнаячак билгеле бер күнекмәләр һәм белемнәр алып бару өчен юнәлтелгән.
Соңгы яңарту: 2019 елның 17 апреле, 23:53