Бүген, 2018 елның 19 нчы сентябрендə, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Арт-терапия" технологиясе буенча "Флористика" дип аталган шөгыль - табигый материалдан чəчəк һəм поделкалар əзерлəү үткəрелде, шулай ук "Тылсымлы көз" шигаре астында табигый материалдан ясалган эшлəнмəлəр күргəзмəсе əзерлəнде. Күргəзмəне оештыруда интернат-йорттагы өлкəннəр дə, хезмəткəрлəр дə өлеш кертте. Бөтен төр табигый материаллар эшкə ярады: чəчəклəр, яфраклар, милəш, күркə, яшелчə, жилəк-жимешлəр... Кыскасы, катнашучылар үзлəренең фантазиялəре белəн шаккатырды. Əлеге күргəзмə социаль хезмəт алучыларга уңай кəеф, аралашу бүлəк итте, үткəннəрне искə төшерде.
.jpg)