“Безнең Ватаныбыз Россия!”
Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең туган илебез – Россия!» дигән викторина уздырылды.
Ике командага бүленеп, балалар Россия тарихы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Сорауларга җавап биреп, алар дәүләтебезнең символлары, халык традицияләре, җырлар, әкиятләр турында белемнәрен ныгыттылар. Чара ахырында «Россия шәһәрләрен ата» дигән уен уйнадылар.
Мондый чаралар балаларның белемнәрен тирәнәйтә, аларда патриотик хисләр формалаштыра, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.