“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”
Язгы-җәйге чорда Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен саф һавада зарядка ясау башлана. Өлкән яшьтә бу бик тә мөһим. Зарядка “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” девизы астында уза. Мондый чаралардан соң өлкәннәр үзләрендә күтәренке халәт һәм яхшы кәеф сизәләр.
Ә бүген шәфкать туташы Наталья Сергеевна яңадан бер тапкыр коронавирус һәм инфекциянең нәрсә икәне, аның симптомнары, өзлегүләр, саклык чаралары турында аңлатты һәм COVID – 19 эпидемиясенә каршы режимны сакларга чакырды. Өлкәннәр беркем өчен дә җиңел булмаган тулы изоляция режимына аңлап карыйлар.