«Опека» үзәгендә «Әниләр өчен матурлык көне» исемле чара уздырылды

25нче ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Халыкара Әниләр көне кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт күрсәтелүче хатын-кызлар өчен «Әниләр өчен матурлык көне» исемле чара уздырылды.

Кунаклар һәм чарада катнашучылар өчен киң күңел ачу программасы (бәйгеләр, уеннар, табышмаклар, чәй эчү) оештырылды һәм иҗади мәйданчык (әниләр өчен бәйрәмчә чәч прическалары булдыру) булдырылды: анда балигъ булмаганнар актив катнаштылар. Балалар шулай ук табышмаклар чишү, әниләр өчен җырлар башкару белән мавыктылар.

Очрашу ахырында һәр әни шәһәрнең матурлык өлкәсендә хезмәт күрсәтүче иң яхшы осталарына бару өчен бүләк сертификатлары алды, чөнки хатын-кызлар үзләрен яратырга, үзләре турында кайгыртырга һәм календарьдагы көнгә карамастан һәрвакыт матур, сөйкемле һәм күз явын алырлык булып калырга тиеш.

Ә әлеге чараның иганәчеләре: «Ривьера» стоматологиясе, Анастасия Фролованың BEST&Я матурлык студиясе, Риана Фаракшинаның заманча депиляция студиясе, каш ясау буенча осталар Анжелика Семагина һәм Рәмилә, «Үзеңне ярат» матурлык студиясе, кул белән дәвалау буенча белгеч Булат Өлфәт улы Шаһабетдинов, тәнне тәрбияләү буенча спа-белгеч Эльвира Илдар кызы Шәрипова, шәхси эшмәкәр Чулпан Дамир кызы Гыймранова, Наталья Владимир кызы Мельникованың «Гөлләмәләр һәм серләр» чәчәкләр кибете, маникюр буенча белгечләр Ольга Газинур кызы Варнакова һәм Ольга Вячеслав кызы Суниева, «Глазурь» чәчәкләр кибете исеменнән Зәринә Әдип кызы Цыпленкова, педикюр буенча оста Лилия Фәрид кызы Хисмәтуллина, «Faberlik» косметика компаниясе вәкиле Регина Марат кызы Сираҗетдинова, чәчтараш-колорист Наталья Аркадий кызы Тәхауова. Аларга чараны үткәрүдә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Соңгы яңарту: 2022 елның 26 ноябре, 22:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International