Әлмәттә Татарстан Республикасы көне уңаеннан «Татарстан Республикасының дәүләт символлары: Беләбез һәм горурланабыз» исемле чара уздырылды

6нчы сентябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Опека» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече һәм психологы тарафыннан көндезге төркеме белән мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Беләбез һәм горурланабыз» исемле чара уздырылды.

Дәүләт символикасын төсле карандашлар белән буяу аша балалар Татарстан Республикасы символикасы, Дәүләт гербы, мәчет һәм Дәүләт әләме турында белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт гимнын да тыңладылар.

Соңгы яңарту: 2022 елның 6 сентябре, 23:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International