2018нче елның 27нче сентябре көнне «Заря» ЯКнда тәмәке тартуның зыянын күрсәтүче «Тәмәкенең алдавыч томаны» исемле сәламәтлек дәресе булып узды. Дәрестә татар гимназиясенең 3нче һәм 6нчы сыйныф укучылары да катнашты.
Дәреснең максаты: тәмәке тартуның кешегә тискәре йогынтысын күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешенең иҗтимагый һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау.
Бурычлар:
- тәмәке тарту бәйлелегенә алып баручы авыру сәбәпләрне күрсәтү;
- әлеге начар гадәтләрнең кеше өчен нәтиҗәләрен күрсәтү;
- тәмәке тартуга карата тискәре хисси мөнәсәбәт булдыру;
- сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләрен аңлату.
Это настоящая наркомания, и тем более опасная, что многие не принимают всерьез.
Тәмәке тарту җәмгыять өчен, шул исәптән аның тәмәке тартучы өлеше өчен дә, тәмәке тартмаучы өлеше өчен дә, иҗтимагый мәсьәлә булып тора. Әмма галимнәрнең һәм табибларның бу начар гадәтнең таралуына бәйле борчулары арта, чөнки кешеләрнең күбесе тәмәке тартуны сәламәтлек өчен зыянлы дип санамый. Берәүләр өчен тәмәке тартуны ташлау мәсьәләсе алга чыкса, башкалар өчен – тәмәке тартучы җәмгыятьнең тәэсирен булдырмый калу һәм аларның гадәтен «йоктырмау», шулай ук тәмәке тартучылар булдырган төтеннән үз сәламәтлекләрен саклау, чөнки тәмәке төтенендәге катнашмаларны сулау, тәмәке тартуга караганда әллә ни куркынычсыз түгел. Тәмәке тарту – җиңел геез ташлап була торган шөбһәсез шөгыль түгел. Бу чын, өстәвенә, күпләр җитди кабул итми торган, әфьюнчылык.

Соңгы яңарту: 2018 елның 21 октябре, 23:46