“Янәшәдә могжиза”
Бүген көндезге тору төркеменә йөрүче социаль хезмәт алучылар өчен культорганизатор Шакирова Р.Т яз башлану һәм песиләр көне уңаена багышлап әдәби уен үткәрде.
Максаты - социаль хезмәт алучыларны песиләрнең төрле токымнары, яшәү тирәлеге, аларның күптөрлелеге һәм гадәтләре белән таныштыру.
Мәчеләрнең барлыкка килү тарихы, «мәче яңалыклары» һәм аларны дөрес тәрбияләү кагыйдәләре белән таныштылар.
Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары турында белделәр, уеннар уйнадылар, кызыклы видеороликлар карадылар.
Социаль хезмәт алучылар үзләренең өйләрендәге “кечкенә дуслары” хакында бик теләп, кызыксынып сөйләделәр.
.jpeg)
Соңгы яңарту: 2021 елның 1 марты, 17:37