Хезмәт терапиясе - өлкәннәрне һәм инвалидларны реабилитацияләү методы.
20 нчы майда Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Хезмәт терапиясе" технологиясе буенча шөгыль узды.
Хезмәт терапиясенең максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә күп кенә авырлыкларны һәм аларның нәтиҗәләрен җиңәргә ярдәм итә торган, бозылган функцияләрне яңадан торгызу һәм үстерү, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча компенсация күнекмәләрен формалаштыру, хезмәт операцияләрен башкару.
Өлкәннәр язгы-көзге сезонда интернат территориясендә хезмәт куя, шуңа да аларга күңелсезләнергә туры килми. Интернатта яшәүчеләр чәчәк түтәлләрен карарга булышалар, агач утырталар, интернат-йорт тирәсен тәртипкә китерәләр. "Хезмәт терапиясе"нең актив катнашучылары булып социаль хезмәт алучылар Николай Матвеевич Волков, Ирина Георгиевна Меховникова, Меркулов Георгий Степановичлар тора. Чөнки кеше хезмәте элек-электән хөрмәт һәм ихтирамга лаек булган. "Хезмәт терапиясе" технологиясе ярдәмендә авыру кешеләр нормаль тормышка кайта, физик хезмәт күнекмәләрен торгыза, борчу һәм киеренкелек хисеннән арына.
Б.Франклен сүзләренчә, "Хезмәт - бәхетнең атасы".
.jpg)
.jpg)
.jpg)