Терроризм-ЮК!

Терроризм хәзерге заманда халыкара проблемага әйләнеп бара.

"Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында, терроризмга каршы "Кулга кул тотыныйк, дуслар!" дигән, профилактик чара үтте. Балалар белән илебездә һәм башка илләрдә булган вакыйгаларны искә төшердек. Террористларның кешеләргә күпме кайгы-хәсрәт китерүләрен, әйләнә-тирә мөхиткә, тарихи биналарга купме зыян салулары турында сөйләштек. Чара ахырында кумәкләшеп "Терроризм-ЮК!" дигэн плакат ясадык. Һэр бала бу эшкә иҗади яктан килде. Бу профилактик чаралар балаларны киләчәккә ышаныч белән карарга, уяу һәм бердәм булырга өйрәтә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International