Балаларны заманча мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Интернет челтәрендә куркынычсызлык» темасына тематик әңгәмә үткәрелде.
Тәрбияләнүчеләр Интернет куллануның потенциаль куркынычлары, челтәр янауларыннан саклану юллары, интернет - бәйлелек проблемасы, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр.
«Балалар һәм Интернет " презентациясен карагач, балалар өчен интернетта үз - үзләрен тоту кагыйдәләре, интернетта иң зур биш куркынычны билгеләделәр һәм интернетка бәйлелектән качарга ярдәм итүче кагыйдәләрне төзеделәр.