Физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме

Физкультурачылар көне – Рәсәйдә августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә торган бәйрәм көне. Бу бәйрәм 1920 –1930 елларда, Ювеналдан алынган лозунг кертелгәч, Шура хакимиятенең беренче унъеллыгында киң таралыш ала.

Шушы көннәрдә Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә физкультурачылар көненә багышланган уенлы, эстафеталы, бәйгеле, табышмаклы спорт чарасы узды.

Физкультура бәйрәменең максаты – физик мәдәният һәм спорт массакүләмлеген пропагандалау.

Бурычлары: балаларда спортка кызыксынуны үстерү, ярышларның физик һәм ихтыярлы шартларын иҗади чагылдыруга ярдәм итү, илебезнең спорт казанышларына горурлык тәрбияләү.

Бәйрәмдә гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсендә торучы 7 бала катнашты. Чара ахырында балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Күңелле спорт бәйрәме бик уңышлы узды!

   

   

   

Соңгы яңарту: 2019 елның 11 августы, 22:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International