12 ноябрь көнне «Теплый дом»» социаль приютында тәрбияче Ижегерова Марина Петровна мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Песнәк көне»дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде. Нәкъ менә шул көнне урманнардан кошлар авылга һәм шәһәргә кышлатуга килә дип санала.
Балалар бу кошларның кайда яшәүләре, алар нәрсә белән тукланулары, нинди файда китерүе турында белемнәрен тулыландырдылар. Балалар песнәк ясадылар, алар ничек җырлаганын тыңладылар (аудиоязма), табышмаклар чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар, зирәклек, җитезлек күрсәттеләр.
Без , алар алдагы тормышларында бервакытта да кыерсытмаслар һәм бу гаҗәеп сөйкемле затларны саклаячаклар дип өметләнәбез.

Соңгы яңарту: 2019 елның 3 декабре, 11:32