Гаиләнең шәхесне иҗтимагыйлаштыруда тоткан урыны

«Үз балаларыгызны яратканда, аларны да үзегезнеяратырга өйрәтегез, өйрәтмәсәгез – картлык көнендә еларсыз, менә, минемчә, ана һәм ата булуның зирәк хакыкатьләрнең берсе».

В. А. Сухомлинский

 

Әлмәт шәһәре «Кайгырту» ХИХККҮ гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлегендә 2018 елның 26 июлендә «Ата-аналар гомумбелеме» программасы буенча дәресләр узды. Шуларның берсе – «Гаиләнең шәхесне иҗтимагыйлаштыруда тоткан урыны».

Балачакта гармонияле шәхес үсешенә нигез салына, алшартлар булдырыла. Ата-аналар өчен төп бурычларның берсе – балаларны тәрбияләү вазыйфасы. Нәкъ менә ата-аналардан булачак баланың нинди: игелеклеме-түгелме, чәүчәләкме-сабырмы, яратучанмы-ваемсызмы икәнлеге тора. Нәкъ менә гаиләдә бөтен тормыш дәвамында шәхес булырга мөмкинлек бирә торган барлык сыйфатлар булдырыла. Ата-аналар, балаларга наз, мәхәббәт, җылылык, ярдәм, аңлау, хуплау, кайгыртучанлык, мактау, елмаюлар бирә аласыз. «Ата-аналар гомумбелеме» программасы буенча дәресләр циклыннан «Гаиләдә тынычлык» һәм «Шәхесне булдыруда гаиләнең тоткан урыны» дигән ике тема яктыртылды.

Гаиләнең кеше тормышында тоткан урыны турында күзаллауны ачу максаты белән ата-аналар һәм балалар белән «Гаиләдә тынычлык» исемле дәресләр үткәрелә.

Чараның бурычлары:

- һәр кеше өчен гаилә учагының әһәмиятен ачу;

- гаиләдә дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга омтылышны үстерү;

- гаилә әгъзалары турында кайгырту хисе тәрбияләү.

Балаларның якыннары кебек эшләргә, охшаш гамәлләр булдыру теләге барлыкка килде. Гаиләңә карата хисси-уңай мөнәсәбәт, үз гаиләң өчен горурлык, гаилә ядкярләренә сакчыл караш, психологик-педагогик мәдәниятне үстерү, ата-аналарның педагогик белемнәрен һәм сәләтләрен активлаштыру һәм баету чагылыш таба.

   

Соңгы яңарту: 2018 елның 20 сентябре, 21:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International