.jpeg)
15нче май көнне бөтен дөньяда Халыкара гаиләләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең асылы – гаиләнең җәмгыять тормышында нинди мөһим роль уйнавын тагын бер кат билгеләп үтү. Чөнки кеше гаиләдән башлана: нәкъ менә анда шәхес нигезләре салына. Бала әти-әнисе, абыйлары һәм апалары, әби-бабалары сыйфатларын үзләштерә, аларның алгарышларын һәм тормышка карашларын мирас итеп ала.
Гаилә – бергә яшәүче туганнар гына түгел, алар хисләр, кызыксынулар, тормышка мөнәсәбәтләр белән берләшкән кешеләр. Гаиләдән дә кадерлерәк нәрсә юк! Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, кайгыртуга, хөрмәткә һәм җаваплылыкка өйрәнәбез. Гаилә – кешенең физик һәм рухи туган урыны.