Бакча белән дәвалау

Бакча белән дәвалау – ул үсеш, җайлашу, тернәеләндерү һәм стресстан арыну максаты белән үсемлекләрне һәм табигый чималны дөрес итеп куллану. Билгеле булганча, үсемлекләр белән эшләү актив дәвалануның иң иске төре булып тора, кешенең рухи һәм физик торышына уңай тәэсир итә. Ул үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- җиңел физик йөкләнеш, бакчада эшләгәндә саф һавада булу (хәрәкәтләнүне, игътибарлыкны яхшырта, хәтерне ныгыта);

- ясалма күренеш, исләр, тавышлар, тоемлау һәм хисләрне уятуның башка төрләре (барлык хис органнары да үзара тәэсир итешә, тавыш, ис, чәчәк белән дәвалау һ.б. эшли башлый);

- табигать һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән хисси элемтә урнаштыру, үсемлекләр өчен җаваплылык, хәлгә керү).

Бакча белән дәвалау Әлмәт муниципаль районында «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендәге «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында кулланыла. Дәрес һәр пәнҗешәмбе 14:00 дән 15:00 гә кадәр уза. Барлык теләүчеләрне дә бу хезмәт кабинетына көтеп калабыз.

   

   

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International