26 март, Лаеш шәһәре мәдәният йортында Татарстан Республикасы дәүләт советы рәисе урынбасары, Татьяна Ларионова катнашында, "гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" исемле шәҗәрә фестивале узды. Әлеге фестивальдә, "сугыш чоры хатын-кыз йөзе" проекты кысаларында, тыл хезмәтчәне Переведенцева Елена Кузьминична катнашты. Ул "Т Р хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лаеш муниципаль районындагы "Золотая осень " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге", дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә урнашкан. Елена Кузьминична тантаналы шартларда үз бүләкләрен яшь буынга, патриотик тәрбия бирү максатыннан Т Р Лаеш муниципаль районы архив бүлегенә тапшырды һәм Бөек Ватан сугышы елларында, аларның һәм аның яшьтәшләре очрашкан тормыш авырлыклары турында сөйләде.
Соңгы яңарту: 2021 елның 31 марты, 17:45