Әлмәт районындагы «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрелде

2019нчы елның декабрендә хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрүнең вакыты чыгу белән бәйле рәвештә һәм 28.12.2013 елда кабул ителгән №426 «Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында»гы Федераль канунны үтәү йөзеннән, «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрү билгеләнгән иде.

Җитәкчелек һәм үзәкнең һөнәри шура оешмасы, югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, 2019нчы елның ноябрь–декабрендә 76 эш урынына хезмәт шартларына махсус бәя үткәрде.

Хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрүгә Казан шәһәрендә урнашкан «ТрудЭкология» ҖЧҖ җәлеп ителде.

Хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәсендә авыл җирлегендә эшләүче иҗтимагый хезмәткәрләрнең эш урыннары 2нче – рөхсәт ителгән сыйныфка кертелде, җәмгысе – 74 эш урыны.

Әлеге эш иҗтимагый хезмәткәрләрнең эш урыннарында хезмәтне саклау торышын өйрәнү һәм яхшыртуга юнәлдерелгән.

Соңгы яңарту: 2019 елның 8 декабре, 22:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International