"Үткəннəрне онытырга ярамый, бервакытта да".

"Үткəннəрне онытырга ярамый, бервакытта да".
     
    2020 елның 25 нче мартында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында тəрбияче Пантелеева С.А. социаль хезмəт алучылар өчен "Музыкотерапия" һəм "Патриотик тəрбия" технологиялəре кысаларында БВС нда Жиңүнең 75 еллыгына багышланган "Үткəннəрне онытырга ярамый, бервакытта да" темасына интегральлəшкəн чара уздырылды.
     Чараның максаты һəм бурычлары - интернат-йортта социаль хезмəт алучыларның Бөек Ватан сугышы турында белемнəрен ныгыту; БВС вакытында совет халкының каһарманлыгы, батырлыгы турында белемнəрен киңəйтү.

БВС чорында кешелəрнең кайгысы да, шатлыгы да уртак булган. Чара барышында Россия турында, кече Ватаныбыз хакында, Бөек Жиңүнең 75 еллык бəйрəме турында шигырьлəр укылды. Чара барышында презентация күрсəтелде, Левитан тавышы белəн "Священная война" жырын тыңладылар. Социаль хезмəт алучылар тəрбиячене йотлыгып тыңладылар, əңгəмəдə бик телəп катнаштылар.
     Чара ахырында бергəлəп һəркемнең яраткан жыры "Катюша"ны жырладылар.


  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International