Әтнә районы инвалидлары Россиянең атказанган спорт мастеры, Паралимпия уеннары чемпионы һәм көмеш призеры Полякова Ирина белән очрашты.

2019 елның 3 декабрендә,  инвалидлар ункөнлеге кысаларында,  «Ашыт» мәдәни-спорт үзәге базасында Әтнә районы инвалидлары Россиянең атказанган спорт мастеры, Паралимпия уеннары чемпионы һәм көмеш призеры Полякова Ирина һәм  "Республика спорт-адаптив мәктәбе" директоры Фарида Сафиуллина белән очрашты. Чараның беренче өлеше түгәрәк өстәл форматында узды. Инвалидлар һәм үзенчәлекле бала тәрбияләүче ата-аналар чемпионга терәк-хәрәкәт системасы зарарланган спортчыларның  карьера үзенчәлекләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Спортчы, үз чиратында, үзенең спорт дөньясындагы уңышка илткән юл тарихы һәм югары нәтиҗәләргә ирешү мотивациясе белән уртаклашты. Икенче өлештә катнашучылар ике командага бүленеп, “Күңелле стартлар»да көч сынаштылар.

Әлеге очрашу катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итеп кенә калмыйча, тормышка мотивация биреп, дөньяга башка күзлектән карарга мәҗбүр итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International