.jpeg)
Һөнәр сайлау яки һөнәри үзбилгеләнү – кешенең җәмгыятьтә үз-үзен раслау нигезе, аның тормышында төп карарларының берсе. Һөнәрне сайламаган кешеләрдә киләчәктә еш кына кыенлыклар туа. Шуңа күрә яшь буын дөрес сайлау ясасын өчен, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән уртак чаралар даими үткәрелә.
Әйтик, Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җирлегендә 14–17 яшьлек социаль хезмәтләр алучылар өчен һөнәри юнәлешле чара булып узды.
Чара барышында балалар һөнәрләрнең классификациясе, кызыксындырган һөнәрләр турында мәгълүмат эзләү чыганаклары белән таныштылар, шулай ук кирәкле һөнәрләр турында видеоролик карадылар. Тесттан соң аерым һөнәр төрләренә омтылышларын билгели алдылар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Роберт Ирек улы Ганиев һәм консультанты балалар белән уку-һөнәри эшчәнлекләрен киләчәктә планлаштыру мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрделәр.