Хисси януны кисәтү – социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә уңышлы эшләү өчен кирәкле шарт

Хисси яну социаль өлкәдә эшләүче кешеләр күбрәк очрашырга мөмкин булган кыенлык булып тора. Ул үз эченә берничә этапта чагыла торган һәм гомумән кешенең тормыш сыйфатының начараюына һәм хисси өлкәдәге кыенлыкларга, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара начар мөнәсәбәтләргә китерә торган симптомнарны ала.

Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы әлеге күренешне уңышлы кисәтү максатында 5нче һәм 6нчы май көннәрендә үзәк белгечләре белән тренинг элементлары кергән дәресләр үткәрде. Чара үз эченә хис-кичерешләрне белдерү, хезмәттәшлек итү һәм бер-береңне аңлау күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән күнегүләрне алды.

Чара азагында катнашучылар тәэсирләр һәм киләчәктә дә шундый чаралар уздыру турында теләкләр рәвешендә кире элемтә бирделәр.

Соңгы яңарту: 2025 елның 6 мае, 23:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International