«Mentor» проекты

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль йортында, балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Яр Чаллы шәһәренен, «Орион» яшьләр үзәге бинасында, яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру белән бәйле проблемаларны чишү өчен түгәрәк өстәл уздырылды.

Түгәрәк өстәлнең максаты, төрле рискларга бәйле, яшүсмерләргә каратылган проектлар презентацияләү иде. Ганиев Басир Минсәет улы, яшьләр проектларының Бөтенрәссәй конкурсында җиңү яулаган, үзенең яңа «Mentor» проектын тәкъдим итте. «Подросток» МАУ директоры, Пантелеев Сергей Михайлович, «Яшьләр сертификаты» проекты турында сөйләде. «Диалог» директоры, Лундовских Ирина Васильевна, «Калейдоскоп» программасы белән таныштырды.

Түгәрәк өстәл барышында, катнашучылар үзара тәҗрибә алмашу, уртакчаралар үткәрү һәм, «Mentor» проекты буенча җәмәгать тәрбиячеләрен, остазларын җәлепитү турында карар кабул итү турында фикерләрен белдерделәр. Нәтиҗәләр буенча, ведомствоара эшче төркем төзелде.

Соңгы яңарту: 2019 елның 21 октябре, 16:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International