Ятып торучы авыруларны карау буенча гамәли дәрес оештырдылар.

"Демография" милли проекты кысаларында Буа муниципаль районындагы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре авыручы гражданнарның туганнары һәм хезмәткәрләре өчен "карау һәм реабилитацияләү мәктәбендә" ятып торучы авыруларны карау буенча гамәли дәрес оештырдылар.

Пациентның үз-үзен яхшы хис итүе һәм аны терелтү өчен урын-җир һәм физиологик комфорт мөһим шарт булып тора, алар дәвалау-саклау режимының элементы булып тора.

Белгечләр уку муляжында кешегә шәхси гигиена элементларын, урын-җир әзерләүне, урын-җирне алыштыруны  күрсәттеләр.

"Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" дәресләренә йерү психологик ярдәм күрсәтә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, шулай ук курста катнашучылар өй шартларында дөрес карау турында күп яңалыклар беләләр.

Соңгы яңарту: 2021 елның 29 гыйнвары, 13:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International