Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә экология буенча тәрбия эшенә зур игътибар бирелә. Балаларда табигатькә кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү, аларны тирә-якны сакларга өйрәтү бик мөһим.
1 апрель – Халыкара кошлар көне. Шул уңайдан, тәрбияче Филсинә Гарәфиева “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз” исемле танып-белү чарасы уздырды.
Яз килү белән бар табигать кышкы йокыдан уяна. Безгә җылы яклардан канатлы дусларыбыз – кошлар кайта. Балалар үзләрен язгы урманда итеп тойсыннар өчен, кошлар тавышлары һәм аларның матур сайраулары белән видеофильм тәкъдим ителде. Тәрбияләнүчеләр белән үз канатларында язны алып килүче кошлар турында әңгәмә үткәрелде, алар турында табышмакларга җаваплар таптылар, “Хәйләкәр карга һәм чыпчыклар” дигән хәрәкәтле уен уйнадылар. Алар шулай ук кошлар тормышы турында сөйләделәр һәм тема буенча рәсемнәр ясадылар. Балалар кошларның безгә зур файда китерүләрен һәм без дусларыбызны сыерчык оялары ясап каршы алырга тиеш икәнен белделәр.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый чаралар балаларның туган ягыбыз кошлары турында белемнәрен үстерүдә, аларда күзәтүчәнлек, танып-белү активлыгы кебек сыйфатларны арттыруда, канатлы дусларыбызга карата сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләүдә мөһим урын алып тора.
Соңгы яңарту: 2021 елның 5 апреле, 18:10