7 март көнне Мөслим интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылар янына кунакка “Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе” каршындагы “Тылсым” волонтерлар отряды килде.Балалар әбиләрне 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар, матур концерт күрсәттеләр.Тамашачыларга балаларның чыгышлары бик ошады, алар күңел җылысы белән әзерләнгән чыгышлары өчен укучыларга рәхмәт белдерделәр, укуларында уңышлар һәм нык сәламәтлек теләделәр.
Волонтерларыбызга йөрәк җылысы өчен рәхмәт!
Соңгы яңарту: 2024 елның 2 апреле, 08:58