Белгечләрнең һөнәрчелеген күтәрү

Татарстан Җөмһүрияте хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм иҗтимагый яклау министрлыгы өй шартларында халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү бүлекчәләренең иҗтимагый эш буенча белгечләре өчен «Иҗтимагый проектлар ясау һәм гамәлгә ашыру» юнәлеше буенча һөнәрчелекне күтәрү курслары оештырды. Укуларда «Татарстан Җөмһүрияте Әлмәт муниципаль районындагы Татарстан Җөмһүрияте халыкны хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм иҗтимагый яклау Министрлыгы ««Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАХИХКУнең өй шартларында халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең иҗтимагый эш буенча белгече Кадерова Альбина Әнис кызы катнашты. Укулар 2018нче елның 04-06нчы апрель көннәренә туры килделәр

Юнәлеш буенча белгечлекне күтәрү курсларының максаты булып белгечләрне иҗтимагый проектларны эшләргә һәм гамәлгә ашырырга өйрәтү тора.

Бурычлар:

1. Проектлау кораллары белән таныштыру;

2. Проектларны дөрес тикшерергә өйрәтү;

3. Спич сессиясе (проектларны яклау);

4. Йомгаклау аттестациясе.

Укытучылар:

Мөхәмәдиева Руфия Рәфкатъ кызы – «Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының исламны һәм ислам мәгарифен үстерү буенча кыйммәтләр үзәге» фәнни белем бирү үзәгенең директор урынбасары.

Фәттахов Шамил Лотфулла улы – «Акме» әхлакый тәрбия үзәге директоры урынбасары.

Соңгы яңарту: 2018 елның 21 октябре, 23:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International