Алмалы спасны бәйрәм итү.
Спас интернат-йортында яшәүчеләр яраткан җырларын җырладылар, яшьлек елларын искә төшерделәр, тормыш юллары турында сөйләделәр, гомумән, вакытларын күңелле уздырдылар.
«Безнең максат – мондый утырулар ярдәмендә картлар йортындагы кешеләргә мәхәббәт һәм игътибар бүләк итү, гаиләләре булмаган картларны яшь буын белән "дуслаштырырга" тагын бер мөмкинлек бирү, – дип сөйлиләр проект авторлары. «Йөрәктән йөрәккә» проекты кысаларындагы мастер-класслар сериясе вакытында өлкәннәр бергәләп бәйлиләр, чигәләр, вакытларын күңелле үткәрәләр».
«Алар өчен һәр игътибар, һәр җылы сүз кадерле», - ди социаль яклау буенча белгеч Тюнева Светлана Александровна. Спас интернат-йорты хезмәткәрләре, социаль хезмәт алучылар өчен "Алмалы спас" дип аталган чара үткәреп, нәкъ менә шул хакта кайгырткан да инде. Бәйрәм беседкада үткәрелде. Социаль яклау буенча белгеч бәйрәмнең тарихы, йолалары турында сөйләде, тәрбияләнүчеләрне халык әйтемнәре һәм мәкальләре әйтеп шатландырды.
Чара ахырында, социаль хезмәт алучылар, бик теләп алмалы шарлотка һәм конфетлар белән чәй эчтеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)