29 гыйнвар көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат -йортында өлкәннәр өчен “Холокост - буыннар фаҗигасе” дигән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында мәдәни чаралар оештыручы Заһидуллина А.З. Халыкара холокост корбаннары көненә багышланган презентация күрсәтте. Бергәләп ариялеләр кем икәнен, гетто һәм "бәллүр төн", шулай ук кешеләр өстеннән фашизмның рәхимсез тәҗрибәләре турында искә төшерделәр. Презентация социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга әлеге фаҗиганең барлык куркыныч якларын күз алдына китерергә ярдәм итте. Чарада катнашучылар фаҗигагә үз мөнәсәбәтен актив белдерделәр, фашист ерткычларының гамәлләрен гаепләделәр.
Чара ахырында тоткыннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Соңгы яңарту: 2024 елның 2 феврале, 16:13