Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге

 

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире

Грузинцева Ирина Александр кызы

тел. 8(85558) 2-87-77

Эш графигы: дүшәмбе - җомга

 

8.00 - 17.00

 

12.00 - 13.00 - төшке аш

 

шимбә, якшәмбе - ял

 

Югары белемле,  Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының " Педагогика һәм  башлангыч сыйныфларда укыту методикасы"бүлеген тәмамлый, квалификациясе "башлангыч сыйныф укытучысы", 2008 ел.

 

Эшчәнлек аралыгы

Вазыйфасы

27.08.1993 - 09.06.2003

 Зәй шәһәренең 1 номерлы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы

10.06.2003 - 02.09.2003

Зәй муниципаль районы халыкка социаль   хезмәт “Шатлык”күрсәтү комплекслы үзәге , гаиләләргә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре

02.09.2003 - 12.11.2003

Зәй муниципаль районы халыкка социаль   хезмәт “Шатлык”күрсәтү комплекслы үзәге директор урынбасары

12.11.2003 – бүгенге көнгәчә

Зәй муниципаль районы халыкка социаль   хезмәт “Шатлык”күрсәтү комплекслы үзәге , гаиләләргә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

 

Бүлекнең бурычлары:

Гаиләгә һәм балаларга аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруга, социаль һәм матди хәлләрен, шулай ук психологик халәтләрен яхшыртуга булышлык итү.

 

Әлеге бурычларны чишү өчен  бүлек түбәндәге функцияләрне тормышка ашыра:

1.Гаиләләргә, балаларга, аерым гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүне оештыру чараларын төзүдә катнашу.

2. Социаль ярдәм учрежденияләренең, мәгариф, сәламәтлек саклау, эчке эшләр, хезмәт, миграция хезмәтләре белән берлектә, социаль ярдәмгә мохтаҗ гаилә һәм балаларны барлау, конкрет авыр гаиләләр һәм балаларның бу хәлгә калу сәбәпләрен, факторларын, социаль ярдәмгә мохтаҗлыкларын ачыклау.

3. Социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, балалар һәм гражданнарның дифференциаль хисабын кертү.

4. Гаиләләр, балалар һәм аерым гражданнарның социально-экономик, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-медицина, хокукый һәм башка социаль хезмәтләр алуга мохтаҗлыгын билгеләү.

5. Социаль ярдәмгә һәм  реабилитациягә мохтаҗ гаиләләргә, балаларга социаль патронаж оештыру.

6.Авыр тормыш  шартларын җайга салуда гаиләләргә ярдәм күрсәтү.

7.Балигъ булмаганнпр арасында сукбайлыкны, эчкечелекне, наркоманияне булдырмау өстендә эш.

8. Гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, социаль ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәләрен  анализлау.

9.Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәтләр нигезендә социаль хезмәтләр күрсәтү.

10.Җәйге чорда балаларның ялын, сәламәтләнүләрен һәм хезмәтен оештыру.

11.Ата-аналарга хезмәт урыннары табуда ярдәм күрсәтү.

12. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүдә башка оешмаларны җәлеп итү.

13.Бүлек хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәләрен күтәрү, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту һәм күләмен арттыру максатыннан чаралар күрү.

14.Бүлек хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү.

 

Социаль ярдәм түбәндәге гражданнарга күрсәтелә:

- баласы һәм балалары (шул исәптән опекада, попечительлектә булган) булуга бәйле рәвештә, социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче (ләр), шулай ук гаиләдә социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче бала тәрбияләүчеләр буларак социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган гражданнарга;

- гаиләләрендә эчке гаилә конфликтлары (шул исәптән наркотик һәм алкогольгә бәйлелек, азартлы уеннарга һәвәслек, психик тайпылышлар белән интегүчеләр), көчләүләр булу сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган гражданнарга;

- гаиләләрендә даими рәвештә башка кеше каравына мохтаҗ инвалид (инвалид бала) булу сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган гражданнарга;

- эш урыны һәм яшәү өчен түбәндәге хезмәтләрне гамәлгә ашыру чаралары булмау сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган гражданнарга:

1) социаль-медицина (сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлтелгән чаралар үткәрү) хезмәтләре;

2) социаль-психологик (консультация бирү, шул исәптән эчке гаилә мөнәсәбәте мәсьәләләре буенча) хезмәтләре;

3) социаль-педагогик (диагностика, педагогик коррекция) хезмәтләр;

4) социаль-эш (белем һәм профессия алуда ярдәм) хезмәтләре;

5) социаль-хокукый (документлар рәсмиләштерү, яңарту, консультацияләр) хезмәтләр;

6) ашыгыч социаль хезмәтләр (кайнар ризык, өс, аяк киемнәре һәм башкалар белән тәэмин итү буенча бер тапкыр кичектергесез ярдәм);

7)  медицина, психологик, педагогик, юридик, социаль хезмәтләргә кермәгән социаль ярдәм (социаль булышлык) бирүгә булышлык итү хезмәтләре.

 

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең ярымстационар формада күрсәтелүче  социаль хезмәтләр исемлеге

Социаль-медицина хезмәтләре

Сәламәтләндерү чараларын үткәрү

Чаралар үткәрүгә юнәлдерелгән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру

 Социаль-медицина мәсьәләләре буенча  консультацияләр  бирү

Социаль-психологик хезмәтләр

Социаль-психологик консультация бирү, шул исәптән  гаиләдә үзара  мөнәсәбәтләр буенча

Психологик ярдәм, шул исәптән өйдә һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ  инвалидларга (инвалид балалар)

Социаль-психологик патронаж

Социаль-педагогик хезмәтләр

Социаль-педагогик коррекцияләү, шул исәптән диагностика һәм консультация бирү

Уңай кызыксынучанлык формалаштыру

Ял вакытларын  оештыру

 Инвалидлар (инвалид балалар)ның туганнарын мохтаҗларны тәрбияләргә өйрәтү

Өйдә инвалид балалар тәрбияләүче  ата-аналарга яисә законлы вәкилләренә , шәхес буларак үстерүгә юнәлдерелгән, үз-үзләрен карау күнекмәләренә өйрәтүдә, конрольда тотуда ярдәм оештыру

Социаль-хезмәт хезмәт

 Инвалидларга (инвалид балаларга) белем алуда һәм сәләтләренә карап эшкә урнаштыруда ярдәм оештыру

Социаль-хокукый хезмәтләр

Социаль хезмәтләр алучыларга төрле документлар белән эш итүдә, документлар торгызуда ярдәм күрсәтү

Юридик хезмәт кирәк булганда ярдәм итү

 

 

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең тиз арада күрсәтелүче  социаль хезмәтләр исемлеге

Бушлай кайнар аш  яки продуктлар җыелмасы белән тәэмин итү

Кием-салым, аяк киеме һәм башка беренче чиратта кирәк булган предметлар белән тәэмин итү

 Вакытлыча торак урыны табуда ярдәм итү

Социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында юридик ярдәм алуда булышлык күрсәтү

Ашыгыч психологик ярдәм алуда булышлык итү

 

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең тиз арада күрсәтелүче  социаль хезмәтләр исемлеге

Гаиләдә өченче дәрәҗәдәге үз-үзен карый алмаган һәм хәрәкәтләнә алмаган, шуның нәтиҗәсендә һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ  инвалид-бала ( инвалид-балалар)ры булган гражданнарга

 өйдә социаль хезмәт күрсәтү формасы кулланыла

 

Социаль-педагогик хезмәтләр күрсәтү:

 Өйдә тәрбияләнүче инвалид балалары булган ата-аналарга яки аларның законлы вәкилләренә шәхес буларак үстерүгә юнәлдерелгән үз-үзен карау күнекмәләренә өйрәтүдә ярдәм оештыру

Социаль хезмәтләр өчен бушлай яисә акча түләп яки өлешләп түләү кагыйдәләре

Ярымстационар формада

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ярымстационар формада социаль хезмәтләр.әлеге хезмәттән файдаланучыларга,  2 пункттагы  бушка күрсәтелүче социаль хезмәтләрдән  кала, түләүле яки өлешәп түләп күрсәтелә.

2. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә  ярымстационар формада бушлай күрсәтелүче социаль хезмәтләрдән түбәндәгеләр файдалана :

ә) балигъ булмаганнар;

б)   гадәттән тыш хәлләр, кораллы милләтара (этникара) конфликтлар нәтиҗәсендә  зыян күргән кешеләр;

в) баласы яки балалары ( опекада яки попичетельствода булган балалары) булып социаль адаптация вакытын авыр кичерүче, социаль ярдәмгә мохтаҗ дип танылган гражданнар;

г) гаиләдәге конфликтлар ( шул исәптән наркотик яки алкоголь бәйлелеге булган , азартлы уеннар белән мавыгучы, психик тайпылышлары булган затлар белән бәйле), көч куллану  нәтиҗәсендә, тәрбияләнүче балигъ булмаган балалары социаль хезмәтләргә мохтаҗ дип танылган гражданнарга;

д) гаиләдә, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ инвалид бала булган, социаль хезмәтләргә мохтаҗ дип танылган гражданнарга;

е) хезмәт урыны һәм яшәргә акчалары булмаган, социаль хезмәтләргә мохтаҗ дип танылган гражданнарга;

гражданнарга, танылган мохтаҗ булмау сәбәпле, эш һәм акча существованию;

ж)   социаль хезмәтләр алучыларның , җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында бушлай социаль хезмәтләр алу өчен билгеләнгән, җан башына уртача керемнән түбәнрәк яки тиң булган кешеләргә.

Өйдә хезмәт күрсәтү рәвешендә

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге өйдә хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләрне түбәндәге гражданнарга бушка күрсәтелә:

- инвалид бала яки ивалид балалары булган һәм алар даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ дип танылган гаиләләр;

 

Социаль хезмәтләр өчен түләү күләме

Социаль хезмәт күрсәтүнең ярымстационар рәвешендә, социаль хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашырган өчен, айлык түләү күләме  социаль хезмәт күрсәтүләргә тарифлар нигезендә исәпләнә, әмма ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2014 елның 18 октябрендә чыккан   1075 номерлы “ Бушка социаль хезмәтләр күрсәтү өчен җан башына туры килүче керемне билгеләү Кагыйдәләре” Карары   нигезендә исәпләнгән социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучының бер кешегә уртача исәпләнгән кеременең 50 процентыннан арта алмый һәм Татарстан Республикасында билгеләнгән  бушка социаль хезмәт алу өчен җан башына туры килгән күләмгә нигеләнеп билгеләнә.

 

 

Эш тәҗрибәсе

Гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге 2009 елдан башлап республика программаларын тормышка ашыруда эксперименталь мәйданчык булып тора:

-“ Территориаль принцип буенча, авыр гаиләләрне ачыклау һәм алар белән эшләү өчен  ведомствоара  эш системасын формалаштыру”,2009-2011 елларда “Участок социаль ярдәм хезмәте” төзелде һәм эшен дәвам итә;

-Озакка сузылган максатчан программа: “Кыерсытуларсыз балачак”- балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм кыерсыту очракларын табу һәм булдырмауда ведомствоара система формалаштыру, 2010-2011 елларда  Балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм кыерсыту очракларын табу, булдырмау һәм реабилитацияләү  ведомствоара системасы төзелде;

-Республика максатчан программасы:

“Балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаятьләрне яңадан кабатламау” Үз-үзеңә ышан”, 2009-2011елларда  Хокук бозган  һәм җинаять кылган өчен җәзага тартылган  балигъ булмаганнар белән ведомствоара социаль эш системасы төзелде;

-Озак вакытлы максатчан ресбублика программасы:" Инвалид булып яшәүне профилактикалау һәм сыйфатын яхшырту максатыннан, инвалид балаларны һәм аларның гаиләләрен яшәү урыннарында социаль тормышта актив катнаштыру", 2009-2011 елларга Өйгә бару хезмәте төзелде;

-Озак вакытлы комплекслы ресбублика программасы: "Гаиләдә үсешендә һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ведомствоара социаль эш системасы формалаштыру", 2012-2014 елларга Гаиләдә үсешендә һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ведомствоара социаль эш системасы төзелде.

 

Гаилә һәм балалар белән эш бүлеге эшчәнлегендә түбәндәге технологияләр, методикалар,программала кулланыла:

Социаль технология

 

"Социаль куркыныч тормыш хәлендә калган балигъ булманнарны билгеләү, исәпкә алу һәм социаль эш алып баруның ведомствоара һәм унифицир системасы" Положение нигезендә 4 этапта башкарыла:

1 этап-социаль куркыныч тормыш хәлендә калган балигъ булманнарны билгеләү

2 этап-ведомствоара исәпкә кую

3 этап-реабилитацияләүнең индивидуаль комплекслы программаларын эшләү һәм куллану

4.этап-мониторинг

Өйдә ашыгыч гаилә хезмәте технологиясе

 

Максаты: Социаль куркыныч тормыш хәлендәге гаиләләрдә ятим калу куркынычы булган балаларны башлангыч чорда билгеләп, бу гаиләләргә тиз арада кичектергесез, планлы ярдәм күрсәтү

 

Участок социаль хезмәте кысаларында ведоствоара эш группаларының шәһәрдән читтә урнашкан -Зәй-2,Мирный, Заготзерно бистәләренә-чыгулары

 

Күчмә мобиль патронаж хезмәте

сәламәтлегендә һәм үсешендә тайпылышлар булган балаларга төрле учрежденияләргә баруда ярдәм күрсәтә, уңайлы мохит тудыру

Бер көнлек максатчан очрашулар

 

балаларның һәм ата-аналарның тормыш күнекмәләрен актуальләштерүгә, кыерсытуларга юл куймауга юнәлтелгән

“Ата-аналаруниверситеты»  кысаларында бүлек белгечләре тарафыннан ата-аналар өчен, балаларны яклау өлкәсендә хокукый белемнәрен арттыруга, балалар тәрбияләүдә җавплылыкларын арттыруга, гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлдерелгән  лекцияләр һәм әңгәмәләр уздырыла. 

 

 

"Ышаныч телефоны"  социаль-психологик ярдәм күрсәтүнең бер төре

 

Яңа туган сабыйлардан ваз кичүләрне булдырмау технологиясе - "9 ай" дип исемләнгән булачак әниләр Мәктәбе булачак әниләргә "Сонтал" педагогикасы нигезендә ярдәм оештыра.

 

“Үзеңә юл” клубында очрашулар оештырылып, сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтелә. 

 

 Социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче кызлар өчен “Кызлар” Клубы эшли. Клубта уздырылучы чаралар яшь кыз балаларның интеллектуаль, иҗади, әхлакый яктан үсеш алып, эшлекле, заманча, рухи яктан бай хатын-кыз, әни, иптәш, уңган хуҗабикә  булып формалашуларына этәргеч булып тора.

 

“Терәк” Клубы начар ишетүче кешеләрнең психологик һәм социаль адаптацияләренә ирешү өчен оештырылды.

 

“Елмаю” Клубы балалар һәм яшьүсмерләрнең  социаль, мәдәни, иҗади һәм физик активлыкларын арттыру , сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче әниләргә шартлар тудыру, гаиләдә мәдәни һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру;  яшүсмерләрнең хокук бозуларын , эчкечелек һәм наркоманияне кисәтү максатыннан оештырылды.

 

 

Соңгы яңарту: 19.09.2025г.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International