
4нче март көнне Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Анда мәхкәмә приставлары хезмәтенең Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе Гөлназ Рафаэль кызы Мөхәммәтшина, Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең өлкән белгече Алла Александр кызы Трунина катнаштылар.
Бу көнне хокукый ярдәм сорап, элеккеге ир белән хатын алимент түләмәгән балигъ булмаган балаларын тәрбияләүче 2 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлыны эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган кыенлыкларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.