Оешма турында мәгълүмат

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе Минзәлә шәһәренең төньяк өлешендә түбәндәге адрес буенча урнашкан: 423700, Татарстан Республикасы, Минзәлә шәһәре, Изыскательләр ур., 1/27 йорт.

Нигез салыну елы: Минзәлә районы Башкарма комитетының Халык советы депутатларының  28.04.1989 елның 4 нче номерлы карары нигезендә  ачыла.

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе 2006 елның 3 ноябрендә “Автоном учреждениеләр”турындагы 174-ФЗ номерлы  Федераль закон нигезендә һәм Министрлар кабинетының 24.09.2008 елның 696 номерлы “Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесен ачу” турындагы Карары нигезендә булдырылган.

Дәүләт теркәлүе датасы: 19.12.2002 ел.

Оештыручысы Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Оешманың мәйданы: 1720,90 кв.м.

Җир кишәрлегенең мәйданы: 12742,00 кв.м.

Интернат-йорт чикләнгән территориядә урнашкан һәм медицина блогы, 1,2,3 урынлы торак бүлмәләр, административ бүлек, аш-су бүлмәсе, кер-юу һәм юыну комплексы, склад, гаражлар  урнашкан 3 катлы, кирпичтан төзелгән торак корпустан тора. Интернат-йортның бинасы 1988 елда төзелгән һәм эксплуатациягә 1989 елда тапшырылган. 2015-2016 елларда бинага капиталь ремонт ясалган.

Оешма территориясендә төрле үсентеләр һәм җимеш агачлары бар. Җәмәгать тәртибен саклау максатында интернатта пропусклы режим эшли.

Минзәлә картлар һәм инвалидлар йорты 60 урынга исәпләнгән.

Безнең миссия – өлкәннәр һәм инвалидларга дәүләт тарафыннан гарантияләнгән профессиональ социаль хезмәтләр, шулай ук өстәмә түләүле югары сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү.

Безнең максат - заманча методикалар кулланып өлкәннәрне һәм инвалидларны тәрбия кылу, социаль-медицина реабилитацияләү.

Эш вакыты:

Көн саен 08:00 - 17:00 сәг.,

Төшке аш вакыты 12.00 - 13.00 сәг.

Шимбә, якшәмбе – ял вакытлары.

Элемтә өчен телефоннар:

Директор:

8 (85555) 3-37-68

 Исәп-хисап бүлеге:

( 85555) 3-46-65

Вахта:

8(5555)3-47-21

Факс ( 85555) 3-46-65

Е-mail: Dipi.Menzelinsk@tatar.ru

Соңгы яңарту: 2023 елның 22 августы, 12:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International