Гомуми мәгълүмат

      

  2000 елның  май аенда Минниханов Нургали Миннехан  улының инициативасы белән Бөек Ватан  сугышының күп авырлыкларын  үз җилкәсендә  татыган һәм  ятим  калган өлкәннәргә  ярдәм  итү йөзеннән, Лесхоз бистәсенең иң матур  табигать почмагында өлкәннәр  йортына беренче  нигез ташы салына.

Республика, район һәм Саба  урман хуҗалыгы җитәкчеләренең, төзүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗңсендә кыска гына вакыт  эчендә бөтен уңайлыклары булган  картлар йорты  сафка баса.

2002 елның 25нче  декабрендә  Республикабызның  беренче Президенты Минтимер  Шәрип улы  Шәймиев  , ,Татарстан республикасы социаль хезмәт күрсәтү  министры- Новикова Клавдия  Николаевна, Татарстан республикасы  Саба районының хакимият башлыгы  Минниханов Рәис Нургали улы катнашында Лесзоз инвалидлар һәм картлар  йортын ачу тантанасы  булды.

Җитәкчесе итеп  Нургалеев Илхам Хашим улы  билгеләнде. Хәзерге көндә  картлар  йортында 80 кеше  тәрбияләнә. Аларга 39 кеше хезмәт күрсәтә.

Лесхоз картлар йорты ачылганнан соң якынча - 350 кеше социаль хезмәт алды.

2007нче елдан башлап «Лесхоз картлар  һәм инвалидлар  интернат йорты» автоном оешма булып эшли башлады.

2012 нче елдан дәүләт автоном учреждениясе буларак социаль хезмәт күрсәтә башлады.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты җылы өй атмосферасында яшәү өчен барлык шартлар тудырылган.

Оешма исеме: «ЛЕСХОЗ КАРТЛАР ҺӘМ ИНВАЛИДЛАР ИНТЕРНАТ ЙОРТЫ» СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International