Тулырак мәгълүмат

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Юлдаш" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе

Төзелү тарихы

Чистай сәүдәгәре Григорий Андрей улы Поляков үзенең варисларына  картлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яшәү бинасы төзүне васыят итеп калдыра. 1868 елда аның амәнәте тормышка ашырыла. Ул түбәндәге адрес буенча хезмәт күрсәтә: Чистай шәһәре, Фрунзе ур., 117 йорт.
Аннан соң шактый еллар вакыт уза. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бинасы төзү максатыннан, ТАССР Министрлар советының №130-р карары нигезендә 1985 елның 21февралендә, җир бүленеп бирелә. Һәм, ниһаять, 2008 елның 28 декабрендә "Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Юлдаш" тантаналы рәвештә  ачыла.

Татарстан Республикасының  Хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Чистай шәһәренең  картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”Юлдаш” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гамәлгә кую вакыты : 2000ел, 25 нче август.

Оештыручысы: Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Оешманың мәйданы: 17 001кв.м.

          Интернат шәһәрнең көнбатыш өлешендә урнашкан. Шәһәрне килеп кергәч тә, әйләнә-тирәсе урманга уралып, яшеллеккә төренеп басып торган бу гүзәл бинаны берәү дә игътибарсыз калдырмый. Бина заманча җиһазландылырган, җылы, бик матур, иркен. Бөтен уңайлыклары да бар:  электр, газ, су челтәрләре  кертергән. Өч катлы бина берничә блоктан тора: 1,2,3 урынлы торак бүлмәләр, медицина блогы, ашату блогы, мунча һәм кер юу блогы, яшелчә саклагыч, теплица, склад һәм башка өстәмә бүлмәләр, административ блок.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның сәламәтлеген саклау, ныгыту максатыннан интернатта спорт мәйданчыгы, ял итү урыны булдырылган, килүче юллар асфальтланган. Спорт залы, спорт кирәк-яраклары һәм җиһазлар  - барысы да  тиешле таләпләргә туры килә.

Интернатта тормыш гөрләп тора. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга барлык мөмкин­лекләр тудырылган. Кемдер тегү серләренә өйрәнә, кайберәүләр бисердан картиналар ясый, мунчала бәйләүчеләр дә бар. Cоциаль  хезмәтләрдән файдаланучылар һәрвакыт игътибар үзәгендә, да­ими табиблар кү­зәтүе астында.

Интернатта кайбер бүлмәләр интернет челтәре белән тәэмин ителгән, компьютер белән эшләү мөмкинлеге бар. Актлар залы заманча җиһазландырылган, проекцион һәм интерактив җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Оешманың максаты:

 

"Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Юлдаш" түбәндәге адрес буенча урнашкан:

422986, Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Полющенкова ур., 15 йорт.

 

Эш вакыты:

 

Көн саен:

Дүшәмбе – җомга: 08.00 – 17.00                      

Төшке аш вакыты: 12.00 – 13.00                 

 Ял көннәре: шимбә, якшәмбе.

 Элемтә өчен телефон һәм электрон адрес

Дежур администратор: 8(84342) 4-85-67

директор - 8(84342) - 4-71-72
 

Исәп-хисап бүлеге  - 8(84342)-4-86-12

Факс: 8(84342) 4-86-12
 

E-mail:  Dipi.Chistopol@tatar.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International