Учреждение турында

Әлки муниципаль районында  Социаль хезмәт күрсәтү үзәге Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 30 апрель  1999 елгы  266 номерлы "Татарстан Республикасында  халыкка социаль хезмәт күрсәтү чараларын алга таба камилләштерү хакында» гы  hәм Әлки районыны Башлыгының 28 июнь 2000 елгы 112 номерлы карарлары  нигезендә булдырылды. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2001 елның февраль аенда үз эшен ул чакта райсобесның базасында  эшләп килгән  4  өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм 1 ашыгыч ярдәм бүлекчәләрендә башлады.

2007 елның сентябрендә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры боерыгы нигезендә (27.09.2007ел, № 156) “Әлки районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Забота” дәүләт учреждениесе»

« Әлки муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “ Забота”дәүләт бюджет учреждениесе» нә әйләндерелде.

3 ноябрь 2006 елгы «автономияле учреждениеләр турында " гы  174 номерлы федераль закон нигезендә гамәлдәге « Әлки муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “ Забота”дәүләт бюджет учреждениесе» эш тибын үзгәртү юлы белән Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының  19 март 2010 елгы  162 номерлы «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль  яклау  министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе” төзү турында” карары нигезендә төзелде.

2012 елның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министры боерыгы нигезендә «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль  яклау  министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе” нең уставына  үзгәрешләр кертелде шул исәптән исеменәдә: «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль  яклау  министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе”.

2015 елның 1 гыйнварыннан  социаль хезмәт күрсәтүләр 28.12.2013елгы 442 номерлы "Рәсәй Федерациясендә  гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре  турында”  гы федераль закон буенча  гамәлгә ашырыла.

Хөрмәтле Әлкилеләр!

Үз вакытында кирәкле ярдәм алыр өчен, төрле фаҗигәләрне булдырмас өчен сез   «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль  яклау  министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе” нә мөрәҗәгать итә аласыз.

Үзәк  хезмәткәрләренә шундый очракларда мөрәҗәгать итәргә кирәк:

- әгәр сез ялгыз һәм башка кеше ярдәменә мохтаҗ икәнсез;

- авыр тормыш хәлендә калсагыз;

- әгәр сезнең күршегездә башка кеше ярдәменә мохтаҗ олы кеше, инвалид  яшәсә;

- сезнең белән янәшә балигъ булмаган балалар белән гаиләләр яшәсә, һәм  аларның ата-аналары эчкечелек белән шөгелләнсә, балаларын караучысыз калдырса;

- балигъ булмаганнарның законлы хокукларын бозу, әгәр алар җәбер-золым астында торган очракта.

Кайнар линия телефоны – (884346) 20888 яки 21678

Адрес – Базарлы Матак ав., Ленин ур., 9 йорт

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International