14.11.19 көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Сəламəтлек мəктəбе" кысаларында Халыкара сукырлар һəм начар күрүчелəр көненə һəм Бөтендөнья мəрхəмəтлелек көненə багышланган чара узды. Интернат-йорт белгечлəре: тəрбияче Пантелеева С.А. һəм шəфкать туташы Кириллова Н.С. бу көзге көндə аеруча жылылык һəм мəрхəмəтлек белəн өлкəннəрне күрү органының төзелеше белəн таныштырдылар, күрү сəлəтен саклау өчен киңəшлəрен бирделəр, күз травмалары очрагында беренче медицина ярдəме күрсəтү алымнарын өйрəттелəр. Күрү проблемалары булган өлкəннəр өчен предметларны тою аша танып белү уены оештырылды. Музыкаль əсəрлəрне тыңлап, исемнəрен əйттелəр. Матур шигъри формада өлкəннəргə оптимизм, куаныч-шатлыкларга һəм якыннарының игътибарына күмелүен, матур аяз көннəр, бəрəкəтле тормыш һəм ихлас телəклəрен житкерделəр. Чара азагында катнашучылар Поль Мориа һəм Фаусто Папетти музыка ансамбленең гүзəл дөньясына чумдылар. Фəридə Билалетдиновна Рябкова жавап итеп күрү проблемалары булган өлкəннəр исеменнəн ихлас рəхмəтен белдерде һəм күренекле язучы Марк Твенның "Мəрхəмəтлелек - чукрак та ишетə алырдай, сукыр да күрə алырдай əйбер ул" дигəн юлларын китерде, елмаю, наз һəм игътибарны кызганмаска чакырды, шул вакытта тормыш та сезгə шатлыклы мизгеллəрен бүлəк итəр диде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)