.jpg)
Быел Халыкара дуслык көне дөньяның күп кенә өлешләрендә киң масштаблы сугышлар барган, кешеләр арасында көч куллану һәм ышанмау киңәйгән вакытка туры килде. Элек татулыкта яшәгән кешеләр үз күршеләре белән каршылык шартларында калалар; бергә яшәүдән башка сайлау мөмкинлеге булмаган кешеләр бер-берсеннән ерагая баралар.
Дошманлык һәм кораллы көчләүнең сәбәбе нинди генә булмасын, алар артында нинди генә куәтле көчләр тормасын, кеше рухы күпкә көчлерәк булырга мөмкин. Безнең изге бурычыбыз – аның тантанасын тәэмин итү.
Бу авыр һәм алдан белеп булмый торган заманнарда каршылыклар килеп чыгуга юл куймау һәм ныклы дуслыкның озак вакытлы нигезен салу өчен бер-береңә кул сузу бик мөһим.
Халыкара дуслык көне уңаеннан, әйдәгез, расага, дингә, җенескә, җенси карашка яки чикләргә карамастан, безне нәрсә бәйләвен искә төшерик. Әйдәгез, теләктәшлекне үстерик, без бит – бердәнбер планетабызда бердәм кеше гаиләсе. Әйдәгез чын һәм нык дуслыкка омтылыйк.