21 март - Халыкара Даун синдромы булган кеше көне
20 һәм 21 мартта Арчаның “Мәрхәмәтлек үзәге”нең социаль педагогы Халыкара Даун синдромы булган кешеләр көненә багышланган акция үткәрде.
Акциягә "Форпост" активистлары да кушылды. Яшүсмерләргә Даун синдромы булган кешеләрнең безнең кебек үк кешеләр булуын һәм аларның тулы тормыш белән яшәргә теләүләрен сөйләү бик мөһим. Нәкъ менә моның турында педагог һәм активистлар яшүсмерләргә сөйләде. Шулай ук "Ә сез Даун синдромы булган кешеләр турында нәрсә беләсез?" дигән буклет тараттылар. Акциядә катнашучыларның барысын да "кояш кешеләре" белән аралашу кагыйдәләре белән таныштырдылар. Иң мөһиме, алардан көлергә кирәкми, һәм бигрәк тә аларны рәнҗетергә ярамый, чөнки “Кояшлы” кеше беркайчан да аларга начарлык эшләмәячәк.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2023 елның 22 марты, 15:56