Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар өчен әлеге бәйрәмгә багышланган чара үткәрелде. Баштан ук мөхит язгы кәеф белән тулган иде. Үзләренең иҗаты өчен төсләр һәм хуш исләр сайлап, балалар сабын әзерләү процессына бик теләп алындылар. Балигъ булмаганнарның әниләренә камыр ризыклары пешерү буенча кулинария бәйгесендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Чара азагында әниләр балалары белән бергә бик тәмле шарлотка белән чәй эчәргә җыелдылар.