
«Ак таяк көне – җәмгыятькә инвалидларның күрү кыенлыкларына игътибар итү, аларның ихтыяҗларын аңлау, алар белән теләктәшлек итү турында искәртмә булып тора.
5нче ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Ак таяк» айлыгы кысаларында тагын бер чара булып узды.
Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга күрү сәләте буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кичергән хисләрне үзләре кичерергә тәкъдим ителде.
Соңгы яңарту: 2024 елның 6 ноябре, 21:48