Гофра кәгазеннән чәчәкләр ясау буенча «Свит-дизайн» исемле остаханә

2018нче елның 15нче августында шәһәр китапханәсенең Гафиятуллин урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашкан 3нче бүлекчәсендә гофра кәгазеннән чәчәкләр ясау буенча «Свит-дизайн» исемле остаханә булып узды.

Әлеге остаханәнең максаты – гофра кәгазеннән чәчәкләр әзерләү, фантазияне үстерү, эстетик зәвык булдыру.

Бурычы: балаларны киләчәктә көндәлек тормышта куллану өчен әлеге остаханәгә тарту.

Эшләнмәләрне ясау бик катлаулы булып тоела, чөнки ерактан аларны тере чәчәкләр, дип ялгышырга мөмкин. Ә ясавы исә – гаҗәеп гади, һәм моны остаханәдә катнашкан балаларыбыз раслый. Алар үз куллары белән гофра кәгазеннән чәчәкләрне ясарга бик тиз өйрәнделәр. Аларга ясау тәртибен генә аңлау, бертөрле шөгыль (таҗлар кисү, щз генщ вакыт, һәм төрле төсле эш материаллары) өчен түземлелек кенә кирәк иде.

Всем участникам очень понравилась мероприятие, и они изъявили желание участвовать в подобных мастер классах.

Бу остаханәдә балалар гына түгел, «Волонтер» Ирекле ярдәмчеләр үзәгендәге ирекле ярдәмчеләр дә катнашты. Алар балаларга гофра кәгазеннән чәчәкләр ясауда ярдәм күрсәттеләр. Әлеге чарада 10 бала катнашты. Барлык катнашучыларга да чара бик ошады, һәм алар мондый остаханәләрдә катнашырга теләк белдерделәр.

   

   

Соңгы яңарту: 2018 елның 21 октябре, 23:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International