.jpg)
Безнең заманда кызыклы традиция барлыкка килде: яшьләр, Җиңү көне алдыннан, ерак 40 нчы елларда илебез азатлыгын саклап калган герой солдатларга хөрмәт, хәтер һәм бердәмлек билгесе итеп, Георгий тасмасын бәйли.
2021 елның 7 маенда «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең» хезмәт инструкторы көндезге социаль хезмәт алучылар белән «канзаши»техникасы кулланып Георгий тасмасын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Үз куллары белән атлас тасмадан декоратив элемент кертеп Георгий брошкасы ясадылар. Кул эшләнмәләрен ясау иҗади процессы катнашучыларда башкарылган эшләрдән зур канәгатьләнү уятты.
Әлеге чараның максаты ”бәйрәм символын булдыру”,”ветераннарга карата хөрмәтебезне белдерү, яу кырында һәлак булган сугышчыларны искә алу, фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт белдерү”.
.jpg)
(1).jpeg)
Соңгы яңарту: 2021 елның 7 мае, 16:17