«Үз кулларыбыз белән открытка ясау" мастер-классы

 

Планетабызның бөтен тәҗрибәсе һәм

Зирәклеге Өлкән кешеләрдә тупланган.

Алар-безгә үрнәк булырлык кешеләр.

Һәрвакытта да акыллы киңәшләре

белән ярдәм итүчеләр

 

 Халыкара өлкәннәр көне кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге тору төркеме белгечләре бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Төркем дәресен үткәрүнең максаты-вак моториканы, иҗади фикерләүне үстерү,кәгазь белән эшли белү.

 Социаль тернәкләндерү ысулы буларак, хезмәт терапиясе белән шөгыльләнү иҗади сәләтне үстерергә генә түгел, ә клиентларның физик һәм психик халәтен яхшыртырга да ярдәм итә, тормыш позициясен күтәрә, яхшы хис бирә.

 Өйдә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре карамагындагылар өчен 225 открытка әзерләнде. Барлык открыткалар да матур килеп чыкты. Социаль хезмәт алучылар башкарылган эшләрдән канәгать калдылар, уртак аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Соңгы яңарту: 2020 елның 1 октябре, 19:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International