
30нчы сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгеч һәм психолог тарафыннан «Өлкәннәр көненә открытка» исемле остаханә уздырылды.
1 октябрьдә бөтен дөнья буенча җир шарындагы иң игелекле һәм кайгыртучан кешеләргә – әби-бабаларыбызга багышланган матур бәйрәм билгеләп үтелә. Аларга шундый истәлекле көнне балаларыннан һәм оныкларыннан бүләкләрен алу бик рәхәт, аеруча бүләкләр үз куллары белән ясалган булса.
Открытка ясау өчен балигъ булмаганнар җилем, төсле кәгазь, картон, мамык шарлар кулланылды.
Дәрес вак хәрәкәтчәнлекне, шулай ук төркемдәге үзара бәйләнеш аркасында аралашу күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Чара ышаныч һәм яхшы кәеф булдыруга ярдәм итте. Балалар открытка ясауда бик теләп катнаштылар.
Остаханә тәмамлангач, балигъ булмаганнар әби-бабайларына бүләкләр тапшырдылар, шуның белән аларны бик нык куандырдылар.
Чарада сигез балигъ булмаган бала катнашты.
Соңгы яңарту: 2022 елның 30 сентябре, 22:51