2019нчы елның 16нчы октябрендә Әлмәт шәһәренең Стефановский исемендәге сурәтләр күргәзмәсендә Әлмәт муниципаль районында «Кайгырту» үзәге белән берлектә «Таплар белән язу» исемле остаханә узды.
Таплар белән язу – ул, икенче төрле әйткәндә, таплар белән рәсем ясау. Әлеге гадәти булмаган алымның асылы тапта нинди дә булса сурәт күрү һәм аны өстәмә кисәкләр белән баетудан гыйбарәт. Шул рәвешле, балага махсус күнекмәләр ясау кирәк түгел – хыялны гена кертергә кирәк.
Остаханәнең максаты: рәсем ясауның гадәти булмаган алымнары белән танышу аша балаларның сынлы иҗатка кызыксынуын үстерү чаралары буларак, белемнәрне киңәйтү.
Остаханәнең бурычлары:
- «Таплар белән язу» алымы белән таныштыру;
- сурәтнең гадәти булмаган ысулын кулланып, сынлы эшчәнлек өлкәсендә гамәли осталыкка өйрәтү;
- иҗади сәләтеңне үстерү;
- сәнгать-эстетик эшчәнлеккә кызыксыну уяту;
- гүзәллек хисе тәрбияләү.
Материал: А4 зурлыгындагы кәгазь, акварель, пумала.
Мастер-классның төп этаплары:
1. Теоретик өлеш.
2. Гамәли өлеш.
Рәсем ясау эшчәнлегендә гадәти булмаган алымнарны куллану балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә. Күп гадәти булмаган рәсем алымнарның гадәти булмаганлыгы шунда ки, алар балаларга үзләре теләгән нәтиҗәгә тиз ирешү мөмкинлеге бирә.
Остаханә башында балаларга таплар белән язуның нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр.
Аннан соң балалар рәсем ясарга керештеләр.
Беренче өлештә балалар А4 кәгазен «открыткалар» рәвешендә бөкләделәр, аннары аны ачтылар. Икенче өлештә пумаланы буяуга батырдылар һәм таплар килеп чыксын өчен, аны кәгазьгә селкеделәр. Аннан соң балалар үзләренең «открыткаларын» яптылар һәм таплар кәгазьнең капма-каршы ягында басылсын өчен куллары белән нык кына кәгазьдә йөрттеләр.
Өченче өлештә балалар «открыткалар»ны ачтылар һәм үзләренең тапларының нәрсәгә охшаганлыкларын, үзләренең хыялларын да эшкә җигеп, нәрсәне хәтерләткәннәрен күзәттеләр һәм үз сурәтләрен берничә җыйнак җилпенү белән төгәлләделәр.
Һәр баланың үз рәсеме барлыкка килде: «Күбәләк», «Чәчәкләр», «Битлек», «Лунтик», «Тролль»...
« Таплар белән язу» остаханәсендә булганнан соң, балалар таплар белән рәсем ясауны алга таба иҗади үстерү өчен башлангыч күнекмәләргнә ия булдылар.
Таплар белән язу алымын иҗат итү өчен бик уңышлы гына кулланырга мөмкин.
.jpeg)
.jpeg)

.jpeg)

Соңгы яңарту: 2019 елның 21 октябре, 21:57