Яшүсмерләр өчен бәхәс кисәкле «Мин һәм әйләнә-тирә дөнья» исемле лекция

2019нчы елның 18нче июлендә «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яшүсмерләр өчен бәхәс кисәкле «Мин һәм әйләнә-тирә дөнья» исемле лекция узды.

Лекциядә гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә исәптә торучы 11–15 яшьлек 9 балигъ булмаган бала катнашты.

Әлеге дәреснең максаты балигъ булмаганнарны арасында аларның тирә-юньдәгеләр арасында булган кыйммәтләр турында күзаллауларны булдыру өчен шартлар тудыру иде.

Бурычлар:

- балаларны үз карашларын белдерергә һәм башкаларның фикерләрен тыңлый белергә өйрәтү;

- үз-үзеңә һәм башкаларга карата кызыксыну булдыру;

- хисси-уңай тәҗрибә туплау, үзеңдә һәм башкаларда барган үзгәрешләргә игътибарны арттыру.

Лекция вакытында һәр яшүсмер тирә-юньдәге кешеләрнең кыйммәтләре турында үз фикерен җиткерә алды. Барлыкка килгән бәхәсләр барышында төркемдә хезмәттәшлек итү күнекмәләре алынды. Уңай мөхит балаларга сүзле һәм ымлы аралашу күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирде.

   

Соңгы яңарту: 2019 елның 21 июле, 23:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International