«Канатлы дуслар»

         2019 елның 4 апрелендә Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан Республикасы буенча Казан күгәрченнәре» автоном коммерция булмаган оешма кунаклары булып китте. Халыкара кошлар көненә багышланган чара Президент грантлары Фонды ярдәме белән мавыктыргыч һәм кызыклы «Кугәрчен белән аралашу» дигән чара үтте. Активистлар белән бергә Виктор Александр улы Данилов - Россиянең атказанган күгәрченчесе кунакка килде. Ул балаларга үзләренең күптәнге яраткан эше турында сөйләде - төрле токым күгәрченнәр үрчетү белән генә түгел, киләчәктә ярышларда катнашу өчен спортчы-күгәрченнәрне ойрәтергә дә жыена. Виктор Александр улы «Казан панцирные» токымлы күгәрченнәр белән халыкара һәм бөтен Россия күргәзмәләрендә катнашты. Аның «дуслары» күп тапкырлар алтын медаль яулады. Безнең балалар зур кызыксыну һәм игътибар белән күгәрчен үрчәту тарихын, Бөек Ватан сугышы елларында күгәрчен почтасы әһәмияте турында сөйләде. Чарада шулай ук «Татарстан Республикасы буенча Казан күгәрченнәре» оешмасы җитәкчесе Варянина Валерий Николай улы һәм активистлар Вәлиева Наталья, Трофимов Никита балаларга төрле күгәрченнәр токымнарын күрсәтте: Казан панцирлары, мраморные, бөдрә күгәрченнәр һәм күгәрчен-спортчылар. Чара ахырында фотосессия оештырылды, анда балалар кошлар белән якыннан таныша алдылар, шулай ук балаларга кечкенә бүләкләр өләштеләр .

Галиева Алия, тәрбияче

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International