2018нче елның 25нче апреле көнне гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсендә «Иҗтимагый-куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү тәртибе» исемле түгәрәк өстәл узды. Чарада 11 кеше: Әлмәт әфьюнчыларны дәвалау һәм аларны булдырмау чараларын үткәрүче оешма вәкиле, медицина психологы Әминова Роза Дамир кызы, гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсенең иҗтимагый эш белгечләре, психологлары һәм иҗтимагый тәрбиячеләре катнаштылар.
Түгәрәк өстәл эшенең максаты: әфьюнчыларны дәвалау һәм аларны булдырмау чараларын үткәрүче оешма һәм гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсе вәкилләре арасында иҗтимагый-куркыныч хәлдә булган эшйомыш белән килүчеләргә җыелма ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен хәл итүдә уртак хезмәттәшлекне һәм тыгыз элемтәне яхшырту.
Бурычлар:
1. Ике якның да гаиләнең мәсьәләләрен хәл итү өчен көчләрен һәм мөмкинлекләрен берләштерү;
2. Шәхси тернәкләндерү барышы кысаларында гаиләне белгечле психологик-тәрбияви, медицина хезмәте белән тәэмин итү.
и выразили желание продолжать совместную работу.
Түгәрәк өстәл эше кысаларында бүлекчә белгечләре иҗтимагый-куркыныч хәлдә калган гражданнарны дәвалау һәм тернәкләндерүгә кагылышлы сорауларга җаваплар таптылар, аерым очракларны тикшергәндә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мондый очрашуларның файдасын билгеләп үттеләр һәм уртак эшне дәвам итәргә теләктәшлек белдерделәр.

Соңгы яңарту: 2018 елның 21 октябре, 23:28